Тәүлек эчендә Татарстанда 7 янгын чыккан

2015 елның 24 декабре, пәнҗешәмбе

Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 64 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән  чүп-чар януга – 2, ялган чакыру буенча – 11, янусыз кыска ялганыш аркасында – 2, ризык көю аркасында – 0, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 28. Республика янгын сүндерүчеләре 7 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 4, каралтылар – 1, төзелеш вагончыгы – 1, милекнең төрле формалары – 1. 2 кеше һәлак булган, 4 кеше коткарылган.

Янгыннарның сәбәпләре: электр җиһазны техник куллану вакытында кагыйдәләрне үтәмәүдән – 2, тартканда сак булмаудан – 1, электр приборларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәүдән – 2, электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәүдән – 1, ут төртүдән – 1.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен бетерү буенча авария-коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 14 тапкыр чыкканнар. 1 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 3 тапкыр чыкканар.

ТР ГТХМ карамагындагы Эзләү-коткару хезмәтенең кизү бүлекләре чакыру буенча 12 тапкыр чыкканнар. Шул исәптән ишекләрне ачуга – 1, юл-транспорт һәлакәтенә – 1, башкаларга – 4. Профилактик эшкә – 7.

Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска           

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International