Совет Берлеге Герое Николай Волостной исемендәге кадетлар мәктәп-интернатының тагын 65 укучысы ГТХМ кадетлары сафларын тутырган.
Бәйрәм байракларны кертү һәм дәүләт гимннарын башкарудан башланды. Хәрби хезмәт ветераннары, десантчылар, Яшел Үзән янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны хезмәткәрләре бу чараның хөрмәтле кунаклары булган. Киләчәк кадетларның гомерендә мөһим вакыйга белән Татарстан Республикасы Федераль янгынга каршы хезмәтнең 8 нче отряд башлыгы Зөфәр Хәлиуллин тәбрикләде.
Яшь кадетлар ант сүзләрен үзенә башка хисләр һәм дулкынлану белән әйткәннәр иде. Төрле ярышлар һәм конкурсларда менә дигән нәтиҗәләрне күрсәткән иң яхшы укучыларга дипломнар бүләк ителде. Бәйрәм кадет сыйныфы укучыларының чыгышлары белән дәвам итте, һәм барлык сыйныфларның тантаналы маршы белән тәмамланды.