Тәүлек эчендә Татарстанда 7 янгын чыккан

2015 елның 24 декабре, пәнҗешәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  64 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 11 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 0 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 28 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 4 янгын.

Сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын,электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын.  

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 14 тапкыр чыктылар. 1 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 3 тапкыр чыктылар.

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 5 тапкыр чыктылар.  Ишекләрне ачу буенча – 1 тапкыр, ДТПга – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 3 тапкыр.

23.12.2015 ел 08.28 Казан шәһәре, Совет районы, Седова урамы, 2 нче йорт, ООО «Анкомпроф».

Бер катлы тимер складта ут чыга. Мәйданы 2 кв.м. Янгынның сәбәбе – электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.  

23.12.2015 ел 12.23 Бөгелмә шәһәре, Локомотив урамы, 54 нче йорт.

Бер катлы бүрәнәле торак йортта ут чыга. Мәйданы 65 кв.м. Янгын сүндерүчеләр 4 кешене коткара. 3 кешене хастаханәгә озаталар. Янгынны сүндергән вакытта коткаручылар, 1969 елгы ир-ат мәетен табалар. Фаҗиганең сәбәбе – көнкүреш электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.  

23.12.2015 ел 19.07 Казан шәһәре, Совет районы, Җиңү проспекты, 84 нче йорт.

Тугыз катлы панель торак йортта алтынчы каттагы фатирда ут чыга. 1 кв.м. мәйданында җиһаз яна. Янгынны сүндергән вакытта янгын сүндерүчеләр, 1971 елгы ир-ат мәетен табалар. Фаҗиганең сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.    

                                         

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International