21 нче декабрьдә Яр Чаллыда Сара Садыкова ис. концертлар залында Россия ГТХМ 25 еллыгына багышланган тантаналы чара үтте.Коткаручыларны котларга Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Абдуллин, районнарның башлыклары, Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе башлыгы урынбасары – күзәтү эшләр бүлеге башлыгы Сергей Сергеев һәм күп башкалар килгән.
Сергей Сергеев һәлакәткә эләккән кешегә ярдәм итәр өчен кыюлык күрсәткән 122 нче янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләренә “Янгында кыюлык өчен” Россия ГТХМ медалләрен бүләкләде. Күп хезмәткәрләр мактаулы грамоталар, рәхмәт хатлары алган. Чараның рәсми өлешеннән соң концерт булды.