Татарстан Республикасы буенча Федераль янгынга каршы хезмәтнең 1 нче отрядында (ОФПС-1) волейбол уйнаучылар арасында отряд беренчелегенә ярышлар үтте. Унөч төркем чемпионнар кубогы өчен каты ярышкан. ПЧ-37 (капитан Вадим Парфенов) волейбол уйнаучылар төркеме чемпион булып чыкты. Икенче урынны ПЧ-78 (капитан Руслан Меретяков) төркеме, ә өченче урынны ПЧ-47 (капитан Олег Юдин) төркеме алган.