Тәүлек эчендә Татарстанда 7 янгын чыккан

2015 елның 23 декабре, чәршәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  76 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 27 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 24 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 4 янгын.

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, җылыту мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда  кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 8 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  4 тапкыр чыктылар.

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 16 тапкыр чыктылар.  Башка хезмәтләр белән эшләү – 2 тапкыр, ишекләрне ачу буенча – 5 тапкыр, ДТПга – 1 тапкыр, балыкчыларны коткару буенча – 2 тапкыр, ДТПга – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 6 тапкыр.

22.12.2015 ел 00.25  Минзәлә МР, Яңа Милкән авылы каршында, Кама елгасы.

МЧС коткаручылары МВД хезмәткәрләре белән бергә, 1965 елгы югалган балыкчыны табалар. Медицина ярдәме кирәк булмады.Әлеге балыкчы юнәлешен югалткан булган, елга буенча адашып йөргән.

22.12.2015 ел  16.20  Минзәлә МР, Яңа Милкән авылы каршында, Кама елгасы.

МЧС коткаручылары, 1969 елгы һәм 1970 елгы  ике ир кешене коткара. Алар кулдан ясалган транспорт чарасы белән боз астына төшәләр. Медицина ярдәме кирәк булмады. Фаҗиганең сәбәбе – бозда куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.

23.12.2015 ел  00.20  Чистай МР, Змиево авылы каршында, Прость елгасы.

МЧС коткаручылары эзләү – коткару операциясе барышында ярдан 4 км ераклыкта ике балыкчы таба, 1967 елгы һәм1987 елгы. Медицина ярдәме кирәк булмады. Әлеге балыкчылар юнәлешләрен югалткан булганнар.

23.12.2015 ел 01.15  Минзәлә МР,  Дусай Кичу авылы каршында,Кама елгасы.

МЧС коткаручылары ике ир кешене коткара, 1980 елгы һәм 1985 елгы. Алар снегоходта боз астына төшәләр. Фаҗиганең сәбәбе – бозда куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.    

                                         

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International