Шимбә көне 76 яшьлек чаңгычы боз астына төшеп китеп батып үлгән

2015 елның 30 ноябре, дүшәмбе

Кичә коткаручылар 28 нче ноябрьдә Чистай шәһәре янында Мебель фабрикасы посёлогы районында Прость елгасына чаңгы шуарга киткән 76 яшьлек чаңгычының мәетен тапканнар.

Ял көннәрдә эзләү эшләрен 3 нче Зональ эзләү-коткару отрядының (Алексеевск) коткаручылары һәм ЭЭМ хезмәткәрләре бергә үткәрделәр. Мәетне кичә көндез табып хокук саклау органнарына тапшырганнар. Ир-ат боз астына төшеп китеп батып үлүе ачыкланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International