Татарстан коткаручылары башлангыч бозда һәлакәтләрне кисәтү буенча эшне үткәрә

2015 елның 25 ноябре, чәршәмбе

Бик күп алдан ГТХМ хезмәткәрләре боз кату вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре турында кешеләрне белдерү буенча эшне башладылар. Узган атна эчендә      генә Татарстан Республикасы Эзләү-коткару хезмәте коткаручылары 15 мәктәптә дәресләр үткәрде, аерым куркыныч группасында булган балык тотучылар белән профилактик әңгәмәләр үткәреп, республиканың 13 елгасын һәм сулыгын әйләнеп чыкты.

Сулыкта боз калынлыгы 7 сантиметрдан ким булмаса, ул куркынычсыз дип санала, ә кешеләр группасы каткан сулык буенча курыкмыйча йөри алыр өчен, боз калынлыгы 15 сантиметрдан ким булмаска тиеш. Һава куыгы булмаган зәңгәр яисә яшел төсмерле үтә күренмәле боз аеруча ышанычлы. Шулай да кар астында боз калынлыгы озаграк артуын белергә кирәк. Шуның өстенә, кар ярыкларны һәм ерганакларны күздән яшерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International