Казанда 4 нче бала тудыру йортында янгын чыккан

2015 елның 23 ноябре, дүшәмбе

Бүген төнлә Гагарин урамында 4 нче бала тудыру йорты белән янәшә торган йортларның торучылары каты төтенне күргәннәр. Бала тудыру йортында янгын булган икән.

Яну төп бинада түгел, ә кырыйдагы хуҗалык янкормада килеп чыккан. Шунда идән астында иске мебель һәм чүп-чар янып киткән. Уртак идан асты аша төтен бала тудыру йортының беренче катына күчә башлаган.

Төтенләнү турында сигнал 0.20 дә килгән. Яну мәйданы зур булмаганга, чакыруга янгын сүндерү хезмәтенең бер генә кизү наряды чыккан. Янгынны санаулы минутларда сүндерделәр. Бинада булган кешеләрнең эвакуациясе кирәк булмаган: бала тудыру йортында пациентлар юк иде һәм персонал арасында аз кеше булган иде. Януның сәбәпләре ачыклана.

www.evening-kazan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International