Янгынның сәбәпләре ачыкланды

2010 елның 3 марты, чәршәмбе
 

24 гыйнварь көнне 23 сәг. 40 минутта Казан шәһәре, Вахит районының Кави Нәҗми урамында 10нчы  торак йортның  өченче катыныда янгын чыкты. Янгын сүндерү сагына  әлеге янгын турындагы хәбәр соң килү аркасында, беренче янгын сүндерү расчетлары килгән вакытта йортның  өченче катты ялкын эчендә була.  Тиз арада килгән Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсенең  федераль янгынга каршы янгын сүндерүчеләр оператив рәвештә янгынның масштабын һәм характерын билгеләделәр. Янгында 27 кеше коткарылды. Хәзерге вакытта аның сәбәпләре ачыкланды. Янгын электр челтәре авария булу сәбәпле, электр җиһазны кагыйдә буенча дөрес кулланмау аркасында чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International