Самарада Татарстан намусын казанлыларга яклап чыгарга туры килер

2010 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе
 

Самарада узачак ярышларда “Юл – транспорт вакыйгада авария – коткару эшләрен уздыру буенча иң яхшы Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Приволжск региональ үзәк каманда” исемнә Татарстан Республика намусын ТР буенча Федераль янгынга каршы 7нче отрядының командасы яклап чыгачак.

Әлеге хокукка Татарстан янгын сүндерүчеләр, бүген Яшел Үзән районыныда Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе Федераль янгынга каршы бүлекчәләр арасында узган ярышларның йомгаклау этабында ирештеләр. Бу ярышлар Федераль янгынга каршы бүлекчәләр арасында беренче тапкыр уздырыла. ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү, авария – коткару эшләрен алып бару  гомумән  әйткәндә коткаручылар осталыкларын үзләштерергә янгын сүндерүчеләргә бик еш туры килә. Шуның өчен юл – транспорт вакыйгага чыккан, беренче ярдәм күрсәткән  янгын сүндерүчеләр өчен практик осталык кирәк. Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча Дәүләт янгынга каршы буенча баш идарә башлыгының беренче урынбасарының вакытлы вазыйфасын башкаручы эчке-хезмәт полковнигы Сергей Хормушков сүзләренә караганда янгын бүлекчәләрне авария – коткару эшләрне алып бару буенча эзерләү Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча Дәүләт янгынга каршы буенча баш идарәсе менә идне икенче ел рәттән эзерли.

- Янгынга караганда  кеше күбрәк юл фаҗигаләрендә үлә. Узган ел мәгълуматларына күз салсак юл – транспорт фаҗигадә 689 кеше һәлак булды. Хәзерге вакытта янгын – коткару бүлекчәләр,  авария – коткару эшләрне уздыру буенча өйрәтелгән һәм аттестацияләнгән, шулай ук, махсус техника белән җиһазландырылган. Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Приволжск региональ үзәк янгын сүндерүчеләрнең авария – коткару эшләрне алып бару  мастерлыгын ныгыту өчен, әлеге ярышларны уздыру буенча карар кабул иттеләр,- дип әйтте Сергей Хормушков.

Ярышта җиде команда катнашты. Беренче команда – Казан эзләү – коткару отряды – ФГУ филиалы “Приволжск региональ эзләү – коткару отряды” конкурсыз катнашты. Йөзгә якын коткару операцияләрдә катнашкан проффесиональ- коткаручылар,  “күрсәтмә чыгыш”ларын уздырдылар. Алар янгын сүндерүчеләргә куркынычысыз итеп кешеләрне коткару күнегүләрен күрсәттеләр. Анан соң, эшкә Федераль янгынга каршы хезмәте алынды. Команданың составы дүрт кешедән тора. Аларның максаты – ДТПга эләккән кешене машинадан эвакуацияләргә , аңа беренче ашыгыч ярдәм күрсәтергә.

Старттан соң, команда машина күпчәге астына махсус “башмак”лар куйдылар. Махсус авария – коткару инструментын эзерләделәр. Аннан соң, янгын сүндерүчеләр машинаның арткы тәрәзәсен ватып, машина эченә керделәр, җәрәхәтләнгән кешеләрнең өстенә  япма белән капладылар (пыяла эләкмәс өчен). Икенче бурыч булып коткаручыларга машинаның ишеген ачырга түбәнең демонтажын ясарга кирәк булды. Ярышның йомгаклау этабында катнашучылар җәрәхәтләнгән кешеләргә беренче ашыгыч ярдәм күрсәттеләр.

Барлык командалар куелган бурычны уңышлы башкардылар. Судьялар сүзләренә караганда барлык командалар әлеге ярышларга төгәл итеп эзерләнделәр. Иң яхшылары булып ТР буенча  Федераль янгынга каршы 7нче отрядының командасы булды. Икенче урынны  ТР буенча  Федераль янгынга каршы 1нче отрядының командасы алды. Өченче урынны Яшел Үзән районының Федераль янгынга каршы 8нче отрядының командасы яулады. Барлык җиңүчеләр бүләк һәм дипломнар белән бүләкләнделәр.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International