Республиканың су астында эшләүчеләре Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатында иминлек тәэмин итергә хәзерләнәләр

2015 елның 8 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы ГТХМ карамагындагы Эзләү-коткару хезмәтенең иң яхшы су астында эшләүчеләре суда һәм су астында йөзү буенча уку-өйрәнү җыелышын үткәрәләр. Озакламый аларның алдында Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатында иминлек тәэмин итү буенча эш торачак. Аерым алганда, коткаручылар хай-дайвинг буенча ярышларда 27 метрлы вышкадан сикергәндә суга уңышлы төшмәгән очракта катнашучыларны иминләштерергә тиеш.

җыелышта катнашырга 24 коткаручы тартылган, аларның 12 се су астында эшләүче квалификациясе белән. Гомумән, халыкара ярышларны имин үткәрер өчен ТР ГТХМ ның карамагындагы ПСС коткаручылары группасы 125 кеше тәшкил итәчәк, аларның санында 25 су астында эшләүче булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International