Эчке хезмәт генерал-майоры Рафис Хәбибуллин Россия МВД Казан юридик институты курсантлары белән очрашты

2014 елның 21 апреле, дүшәмбе

      16 апрельдә эчке хезмәт генерал-майоры Рафис Хәбибуллин Россия МВД Казан юридик институты курсантлары белән очрашты. Рафис Җәүдәтович МВДга 23 ел багышлады, аларның 17 – җинаятчелек белән эш. СССР Омск МВД милиция югары белем бирү мәктәбен, Россия МВД идарәсе Академиясен тәмамлады. Бүген ул яшь буынның укулары, уңышлары белән кызыксынды.

      ФГКОУ “Россия МВД Казан юридик институты” 1974 елның 21 мартында эшен башлый. 2008 елдан институт башлыгы урынында Фоат Канафиевич Зиннуров тора. Киләчәктә кирәкле профессиональ белемнәрдән башка, укучылар шулай ук институтка, эшкә карата хөрмәтле мөнәсәбәтләрен үстерә, характерларын ныгыта. Вуз регионда иң зур профессиональ юридик белем бирү үзәге булып санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International