Бозга чыгуы куркыныч! Минзәлә районында УАЗ-3909 автомобиле боз астына төшү аркасында 3 кеше һәлак булды

2014 елның 10 марты, дүшәмбе

      Һәлакәт 08.20 сәгатьтә Мәлкән торак пункты янындагы Ык елгасында булды. Бу хәлне күзәтүче Михаил Петров сүзләре буенча машинада 5 кеше булды. Икесе үзләре чыгып өлгерде. Аларны ул Мәлкән торак пунктына илтте, аннан хастаханәгә җибәрелделәр. 1960, 2001 һәм 1957 елгы 3 кеше батучы машинадан чыга алмыйча батып үлделәр. Су астында эзләү эшләре үткәрү өчен һәлакәт урынына Яр Чаллыдан 4 кеше составында №6 ЗПСО дежур сменасы юнәлде. 11.55 сәгатьтә 8 метр тирәнлектәге УАЗ автомобиле кабинасыннан 3 батканнарның гәүдәләре ярга чыгарылды.

      Ликвидацияләү эшләре көч һәм чаралары (18 кеше; 7 берәмлек техника), шулай ук МЧСтан (11 кеше; 4 берәмлек техника):

ОГ Минзәлә ГПО                        2 кеше, 1 техника;

ЗПСО №6                                    6 кеше, 2 техника;

ГИМС                                           3 кеше, 1 техника;

МВД                                             2 кеше, 1 техника;

Администрация                           2 кеше, 1 техника;

ЦРБ                                              3 кеше, 1 техника.

 

      ИГЪТИБАР: Бозга чыгуы куркыныч

 

      Һава температурасы күтәрелү сәбәбеннән ГИМС инспекторлары машина йортүчеләренә официаль боз өсте юллары белән генә кулланырга киңәш итә. Әгәр температура 3 көннән артык 0 югары торса, боз чыдамлылыгы кими. Үз-үзеңе саклау өчен гади кагыйдәләрне үтәве җитә.

 

    Боз ярылу очрагында:

-        Паникага бирелмәгез, авыр әйберләрегездән котылыгыз, батмаска тырышыгыз һәм ярдәм чакырыгыз.

-        Аяк киемен салыгыз. Кулларыгызны киң куеп боз кырыена тотыныгыз, түшегезне, аннары чиратлаш аякларыгызны күтәрегез.

-        Башыгызны су өстендә тотыгыз.

-        Төпкә басып бозны яра ярга чыгарга тырышыгыз.

-        Судан бозга күтәрелгәч ярга таба урмәләп яки тәгәрәп килгән якка таба чыгарга кирәк. Басып чабарга ярамый, чөнки кабат боз ярылу куркынычы бар.

 

    Бозда бәлага ләккән кешегә ничек булышырга

-        Озын бау яки таяк табыгыз. Шарфлар, каеш яки кием куллануы мөмкин.

-        Боз ярылган урынга үрмәләп, батучыга коткару предметын ыргытыгыз, ашыкмыйча боз өстенә тартып чыгарыгыз.

-        Килгән якка таба урмәләп чыгыгыз.

-        Зарар күргән кешене җылы урынга китерегез. Беренче ярдәм чакырыгыз (112 – кәрәзле телефоннан). Медиклар килгәнче анардан киемен салдырыгыз, тәнен кызарганчы спирт белән ышкыгыз, кайнар чәй бирегез. Алкоголь эчемлекләр бирүе тыела!

     Беренче ярдәм күрсәтү:

-        Ашыгыч ярдәм чакырыгыз.

-        Тын алу органнарынан, ашказанын, үпкәләрен судан чистартыгыз.

-        Ясалма сулыш алдырыгыз.

 

    Бозда булган чакта элементар кагыйдәләр

-        Минимум 10 см калынлыктагы боз чыдам була.

-        Елгалар тамагында һәм елгага су төшү урыннарында боз юка. Шулай ук боз чыдамлыгы тиз агыш, җир асты сулары чыгу урыннарында, суның үсемлек районнарында начар була.

-        3 көн буе һава температурасы 0 градустан югары булса, боз чыдамлыгы 25% кими.

-        Бозның ныклыгын төсе буенча белеп була: үтә-күренмәле ачык зәңгәр, яшел – чыдам; ак – 2 тапкыр ким; соры, тонык ак, сары – боз катламы начар. Мондый боз тиз ярыла.

-       Балаларны үзләрен генә бозлы урыннарга җибәрмәгез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International