Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең спорт-тренировка манежында баш идарәнең шәхси составы арасында янгын-коткару спорты буенча ярышларның финалы узды. Казанга бөтен республикадан үз бүлекчәләрендә иң яхшылар булган җиңүчеләр килде.
Ярышлар өйрәнү манарасының 4 катындагы тәрәзәдән штурм баскычы буйлап күтәрелү һәм 100 метрлы каршылыклы полосаны узудан гыйбарәт иде.
Нәтиҗәдә команда нәтиҗәләре буенча җиңүче кубогы Россия Федерациясе ГТХМ Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең 11 янгын-коткару отряды вәкилләренә эләкте, икенче урынны 15 отряд командасы яулады, призерлар өчлеген 7 отряд янгын сүндерүчеләре япты.
Шәхси зачетта абсолют уңышка 7 нче эзләү-коткару отряды вәкиле Алексей Егоров иреште. Ул өйрәнү манарасы тәрәзәсеннән штурм баскычыннан менүдә дә, "йөз метрлы"да да көндәшләрен узып китә алды.