«Татарстан Республикасы Янгын сагы» Татарстан Республикасы Дәүләт казна учреждениесе отрядлары аппаратларында учреждение директоры урынбасарлары Андреев Константин Сергеевич һәм Абуталипов Марат Әдип улы катнашында аерым постлар башлыклары белән ай саен киңәшмәләр узды. Очрашулар барышында алдынгы хезмәткәрләргә күпьеллык намуслы хезмәтләре һәм хезмәт эшчәнлегендә югары нәтиҗәләр күрсәткәннәре өчен бүләкләр тапшырылды.
Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр:
Хатимов Фәрит Хәмит улы-янгынга каршы хезмәтнең Саба отряды башлыгы урынбасары.
Гафиятуллин Рәмис Ранас улы – Әлмәт янгынга каршы отрядының Урмышлы авылын саклау буенча аерым пост башлыгы.
Грамоталар Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Андрей Николаевич Орлов кушуы буенча тапшырылды.
Озак еллар намуслы хезмәте өчен Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының «Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының XXXV еллыгы» медале белән Чистай янгынга каршы отрядының Биләр авылын саклау буенча аерым посты янгын сүндерүчесе Герасимов Андрей Васильевич бүләкләнде.