«Янгын хәбәрчесе - сезнең ышанычлы коткаручыгыз!»

2026 елның 3 июле, җомга

Яшел Үзәндә шундый девиз астында «Йолдызлы җәй» көндезге лагереның иҗади сменасында катнашучылар белән бергә янгын сүндерүчеләр тарафыннан оештырылган флешмоб узды. Балалар янгын сүндерүчеләрнең эше белән якыннан танышу, коткаручыларның техникасын һәм җиһазларын күрү өчен 53 нче янгын-коткару частендә булдылар.

Часть хезмәткәрләре балаларга үз хезмәтләренең үзенчәлекләре турында сөйләп кенә калмадылар, янгыннарның сәбәпләрен, шулай ук ашыгыч хәлләрдә ничек дөрес эш итәргә кирәклеген искәрттеләр.

Җавап итеп балалар янгын сүндерүче ирекле Сергей Филиппов белән бергә автоном янгын хәбәрчеләре белән гадәти булмаган «янгын флешмобы» әзерләгәннәр. 8 нче янгын сүндерү-коткару отряды фасадында, кулларына датчиклар тотып, алар янгын сүндерү сигнализациясе тавышына бию композициясен башкардылар.

Акциянең төп максаты-шәһәр халкының игътибарын җәлеп итү һәм аларны үз йортларында төтен хәбәрчеләре — янгын чыгу турында вакытында хәбәр итә һәм гомерләрен саклап кала алырлык җайланмалар урнаштырырга өндәү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International