Җәйнең якты вакыйгасы: Татарстанның ГО һәм ГТХ буенча укыту-методика үзәгендә мавыктыргыч дәресләр

2026 елның 22 июне, дүшәмбе

Укыту-методика үзәгенең әзерлек бүлегендә гадәти булмаган һәм бай эчтәлекле дәресләр узды. Күңелсез кагыйдәләр һәм лекцияләр урынына — җанлы аралашу һәм команда ярышлары. Чарада Казан шәһәре Авиатөзелеш районының "Муса Җәлил исемендәге 26 нчы лицей" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең мәктәп яны җәйге лагере укучылары катнашты.

Очрашу тантаналы мизгелдән башланды. Балалар алдында цетра директоры Фердинант Мәҗит улы Тимурханов чыгыш ясады. Ул бүгенге шартларда мондый очрашуларның актуальлеген ассызыклады, яшь катнашучыларның игътибарын теоретик белемнәргә һәм практик күнекмәләргә нигезләнгән грамоталы һәм үз вакытында гамәлләрнең тормышны һәм сәламәтлекне саклап калу нигезе булуына юнәлтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International