Яшел Үзән районының Ильинское авылында урнашкан М.Җәлил исемендәге балалар сәламәтләндерү лагеренда ел саен 350 дән артык бала ял итә. Быел җәй көне биредә беренче сменага 80 бала кабул ителгән. Гадәттәгечә һәр смена башында лагерь җитәкчелеге янгынга каршы хезмәт хезмәткәрләре белән берлектә янгын куркынычсызлыгы буенча дәресләр оештыра, янгын очрагында ашыгыч эвакуация буенча күнегүләр ясый.
Янгын сигнализациясенең беренче тавышы буенча балалар һәм аларның вожатыйлары тиз һәм оешкан төстә бинадан эвакуацияләнә. Төзелеп, эвакуацияләнгән балалар саны турында доклад ясаганнан соң ук Яшел Үзән муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлегенең өлкән инспекторы Илья Венедиктов балалар белән куркынычсызлык чаралары турында әңгәмә үткәрде. Ул янгыннарның ни аркасында килеп чыгуын һәм янгын чыккан очракта ничек эш итәргә кирәклеген искә төшерде. «Раифа» аерым постының отделение командиры Андрей Чемарин инструктаж үткәрде һәм вожатыйларга суда, урманда ял иткәндә куркынычсызлык чаралары, шулай ук зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтү ысуллары турында белешмәләр тапшырды.
Алга таба-иң кызыклы, мавыктыргыч өлеш. 53 нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре балаларга «КАМАЗ»янгын сүндерү автомобиленең янгын сүндерү-техник җиһазлары, җиһазлары турында сөйләделәр. Теләгән һәр малай яки кыз янгын сүндерү кәүсәсеннән су бирә алган. Шатлык һәм соклануның чиге юк иде.
Мавыктыргыч дәрес истәлегенә балаларга якты фотосурәтләр, хис - кичерешләр һәм, әлбәттә, янгын сүндерүчеләрдән төп теләк-барлык балаларга яхшы ял һәм нык сәламәтлек теләү калды!