Тәүлек эчендә Татарстанда 12 янгын чыккан.

2013 елның 27 ноябре, чәршәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 72 тапкыр ярдәмгә чыккан. 11 тапкыр чүп-чарны сүндерергә. Республикада 12 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 3 янгын.  1кеше һәлак булган.  2 кеше коткарылган. Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 4 тапкыр чыктылар.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 22 тапкыр чыктылар. 9 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 2 тапкыр чыктылар. Шуларның 1се ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча 1 тапкыр.

27.11. 2013 ел 04.48 Әтнә МР, Берези авылы, Центральная урамы, 30 нчы йорт

Ут беркатлы бүрәнәле йортта чыга. Мәйданы 48 кв.м. Утны сүндергән вакытта коткаручылар, 1930 елгы ир-ат мәетен табалар, шулай ук ике кешене коткаралар. Янгынның сәбәбе – кыска ялганыш.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.          

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International