"Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм ликвидацияләү һәм гражданнар оборонасын идарә итү” юнәлеше буенча территориаль подсистемадагы Татарстанның Бердәм дәүләт гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм ликвидация системасы дәүләт хезмәткәрләре квалификация арттыру курслары утәчәк. Лекцияләр Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләр министрлыгының уку һәм методика үзәгендә алып барылачак.
Уку программасына республиканың табигый һәм техник үзенчәлекләрен өйрәнү, аларның халыкка карата куркынычлык дәрәҗәсен билгеләү, гадәттән тыш хәлләр вакытында эвакуация үткәрү кебек темаларны үз эченә ала.
“Гражданнар системасының Россия Федерациясе милли куркунычсызлык системасында роль һәм урыны” кереш лекциясе белән Россиянең Татарстан республикасындагы яклау, мониторинг, кисәтү һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш җитәкчесе урынбасары полковник Андрей Орлов чыгыш ясады.
- Мондый курслар бик актуаль һәм зарур. Дәүләттә күп нәрсә үзгәрә, шулай ук идарә иту системасында да. Яңа законнар һәм актлар, норматив документлар чыга. Милли хезмәткәрләрнең эше уңайлырак барсын өчен , тирән теоретик һәм практик белемләрне камилләштерү бик мөһим. Шулай ук бу белемнәр кругозорны яхшырта һәм информацияне халыкка җиткерүе җиңелрәк. Халык яхшы белдерелгән икән, димәк үз үзен саклый ала – дип йомгаклады Россиянең Татарстан республикасы гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарә итүчесе урынбасары полковник Андрей Орлов.