Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 68 тапкыр ярдәмгә чыккан. 2 тапкыр чүп-чарны сүндерергә. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 3 янгын. 2 кеше үлгән. 3 кеше зарар күргән. Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 3 тапкыр чыктылар.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 31 тапкыр чыктылар. 26 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 8 тапкыр чыктылар. Шуларның 4се ишекләрне ачу буенча, ДТПга 1 тапкыр, башка чакырулар буенча 3 тапкыр.
15.10.2013 ел 12.42 Казан шәһәре, Киров районы, “Идел” бакчачылык ширкәте
Ут ике катлы бакча йортында чыга. Мәйданы 64 кв.м. Янгын сүндерүчеләр килгәнче, күршеләр янган өйдән 3 баланы алып чыга. Ике кыз 2008 һәм 2007 елгы һәм бер малай, 2006 елгы. Алар бөтенесе ДРКБга озатылды. Янгынны сүндергән вакытта янгын сүндерүчеләр, 1956 елгы хатын - кыз мәетен табалар, ул коткарылган балаларның әбиләре булып чыга. Янгынның сәбәбе – кыска ялганыш.
15.10.2013 ел 19.37 Яшел Үзән районы, Заводская урамы, 22 нче йорт
Ут шәхси йортның верандасында чыга. Мәйданы 8 кв.м. Янгынны сүндергән вакытта янгын сүндерүчеләр, 1955 елгы ир-ат мәетен табалар. Сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.