«Лучший спасатель Республики Татарстан» конкурсы нәтиҗәләре

2013 елның 14 октябре, дүшәмбе

    Татарстан Республикасы Казан шәһәре гадәттән тыш министрлыгының икенче Зональный эзләү һәм коткару отряды базасында «Лучший спасатель Республики Татарстан 2013 года» конкурсы буенча ярышлар узды. Җиңүче булып кабат «Лучший спасатель Республики Татарстан» исемен йөртүче Алексей Мягков чыкты. Финалда ул икенче тапкыр республика башкаласының вәкиле булырга иреште.

    Казан шәһәреннән барлыгы 8 коткаручы катнашты. 11 этаплы ярышулар практик һәм теоретик  өлешләрдән торды. Теория үз эченә беренче ярдәм күрсәтүне һәм топографик карталардан, приборлардан юнәлеш алуны кертсә, практик ягы күп физик тырышлык таләп итте. 

    Алексей Мягков өчен бу барысы да үткән этап. Яңа конкурентлар булуы аңа кабат беренче урынны яуларга комаучаламады. Икенче һәм өченче урыннар исә Рамиль Садыковка һәм Василий Батаевка бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International