Тәтеш районында 7 яшьлек кыз батып үлде.

2013 елның 14 октябре, дүшәмбе

12.10.2013 ел 23.00 сәг. Тәтеш МР  бердәм дежур диспетчер хезмәтенә Тәтеш МР МВД бүлегеннән 7 яшьлек кызның югалуы турында хәбәр килә. МВД бүлегенә әлеге хәбәр, 1970 елгы анадан килә. Ананың гаризасы буенча, Байраш гомуми урта белем бирү мәктәбенең беренче сыйныф  укучысы 12 октябрь көнне16.30 сәг. өйдән чыгып китә һәм хәзерге вакытка кадәр кайтмый.

Бу кыз тәрбиягә алынган бала була. Ул күп балалы гаиләдә, 1970 елгы үги ана белән яшәгән. Моннан тыш әлеге гаиләдә тагын ике бала тәрбиягә алынган була. Ана сүзе буенча, кыз елгага каз бәбкәләрен алып кайтырга чыгып китә.

13.10.2013 ел 10.25 сәг. Федераль янгынга каршы хезмәтенең 133 нче янгын сүндерү сагы хезмәткәрләре ярдан 1,5 м ераклыктан, 1 м тирәнлектән елгадан кызның мәетен табалар. Баланың үлүгә китергән сәбәпләре хәзерге вакытта ачыклана.         

Эзләү – коткару операциядә 55 кеше, 6 техника, шул  исәптән МЧСтан  22 кеше һәм 4 техника катнашты

     133 нче янгын сүндерү сагы                                                              12 кеше,   2 техника;

Буа шәһәренең 1нче эзләү – коткару зональ отряды                     10 кеше,    2 техника;

МВД бүлеге                                                                                         18 кеше,  2 техника;

Халык                                                                                                   15 кеше

Барлыгы:                                                                                              55 кеше, 6 техника.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International