Яр Чаллыда янгын – тактик күрсәтмә өйрәнүләре узды

2013 елның 11 октябре, җомга

Яр Чаллы шәһәрендә янгын – тактик күрсәтмә өйрәнүләре узды. Әлеге өйрәнүләр Автоград янгын сүндерү сагы гарнизоны катнашуы белән «IT-парк» Казан югары технологияле  парк мәйданында узды. Сценарий буенча өченче катта IT-парк конференция залында кыска ялганыш аркасында ут чыга.

Кыска вакыт эчендә янгын чыккан урынга ирекле янгын дружиналары килеп җитә. Алар сигнал биреп кешеләрне эвакуацияләп, утны сүндерә башлыйлар. Төп көчләрдән иң беренчеләре булып 54 нче янгын сүндерү сагының янгын сүндерүчеләре килә. Аннан соң бер–бер артлы ут чыккан урынга янгын сүндерүчеләр, ашыгыч һәм башка  кичектергесез ярдәм килеп җитә.  Янгын сүндерүнең оператив штаб җитәкчесе  тиз арада аларга вазифаларын куя. Берничә минуттан соң  янгын сүндерүнең ГЗДС звеносы бинаны тикшерергә һәм зарар күрүчеләрне эвакуацияләргә керешә. ГЗДС звеносы өченче каттан өч кешене коткара. Тиздән шартлы утны да сүндерәләр.  

Өйрәнүләрнең нәтиҗәләрен чыгарганда уңай һәм тискәре якларын билгелиләр. Гомумән әйткән өйрәнүләргә уртача билге куела.

Өйрәнүләр белән Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәнең авария – коткару эшне оештыру  һәм янгын сүндерү идарә оешманың җитәкче урынбасары  эчке хезмәт подполковнигы Марсель Шәфигуллин җитәкчелек итте. Барлыгы янгын – тактик күрсәтмә өйрәнүләрдә 40 янгын сүндерү техникасы һәм шәхси составның 46 кешесе катнашты.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International