Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 81 тапкыр ярдәмгә чыккан. 5 тапкыр чүп-чарны сүндерергә. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 4 янгын. 1 кеше үлгән. Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыктылар.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 28 тапкыр чыктылар. 22 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 11 тапкыр чыктылар. Шуларның 4се ишекләрне ачу буенча, ДТПга 2 тапкыр, башка чакырулар буенча 5 тапкыр.
10.10.2013 ел 03.28 Дрожжаной МР, Олы Цильна авылы, Фрунзе урамы, 7 нче йорт
Ут шәхси йортта чыга. Мәйданы 60 кв.м. Янган хәрабәләр арасында янгын сүндерүчеләр 1964 елгы ир-ат мәетен табалар. Янгынның сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.