Иртәгә гадәттән тыш вәзгыять булса...
...район потенциаль куркыныч территориясеннән эвакуацияләнгән халыкны кабул итәргә әзер булырга тиеш. ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Ютазы районы буенча әйдәүче консультанты Сергей Коркин сүзләре буенча, районда гамәлдә булган комиссияләрнең мобиль, көйле эше күпчелектә бүлекләр һәм хезмәтләр җитәкчеләре арасыннан билгеләнгән рәисләргә бәйле. Коркин ассызыклавынча, комиссияләр тонусын күтәрү өчен оештырылган өйрәнүләр барышында эш нечкәлекләре белән танышканнар. Бу эшнең теоретик дәрәҗәдә калуы яхшырак, дип билгеләп үттеләр өйрәнүдә катнашучылар.
Бу хакта “Ютазы таңы” газетасы хәбәр итә.