Беркемгә дә сер түгел, янгыннар күп очракта кешеләрнең утка гамьсез каравыннан килеп чыга. Практика күрсәткәнчә, янгыннар күбесенчә “кеше факторы” нәтиҗәсендә була. Көндәлек тормышта янгын чыгуның төп сәбәпләре булып, ут белән саксыз эш итү, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белмәү яисә үтәмәү, электр һәм җылыту җиһазларыннан дөрес файдаланмау, караучысыз калган балаларның ут белән шаяруы тора. Исерек килеш урын өстендә тәмәке тарту нәтиҗәсендә килеп чыккан янгыннар да шактый. Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәү газ баллоннары шартлау, гадәттән тыш хәлләр, янгын чыгуга сәбәп була һәм күп очракта үлем белән тәмамлана. Кешенең нигездә пешү, газ белән агулану нәтиҗәсендә гомере өзелә.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, салкын көннәрдә янгын чыгу очраклары арта. Республика халкының күпчелеге йортын мич ягып җылыта. Мичләрдән файдаланганда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү төрле авыр хәлләргә китерә.
Торак йортларда яшәүчеләр янгыннарны булдырмый калу өчен түбәндәге гади генә кагыйдәләрне үтәргә тиеш:
– электр приборларының төзеклеге һәм чисталыгын тәэмин итәргә. Аларны ремонтлау өчен белгечне чакыртырга;
– көндәлек тормышта кулланыла торган газ шартлаучан, шуңа күрә газ приборларын кулланганда үтә сак булыгыз;
– ачык уттан сак булыгыз;
– балаларның ут белән шаяруына юл куймагыз;
– ягулык сезоны башланганда мичләрегезне төзәтегез, аларны торымнан торымга чистартыгыз;
– мичләрне тиз кабынучан сыеклык (бензин, керосин) белән кабызмагыз;
– янган мичне күзәтүсез калдырмагыз;
– мичне каты кыздырмагыз;
– урын-җирдә тәмәке тартмагыз!
Шушы кагыйдәләрне катгый үтәү генә, сезнең тормышны, сәламәтлекне, йорт-җирегезне, мал-мөлкәтегезне сакларга ярдәм итәр.