“Шәфкать”тә янгын сүндерү-тактик өйрәнүләр узды

2013 елның 7 октябре, дүшәмбе

“Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә Кукмарадагы янгын сүндерү часте һәм ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм Гадәттән тыш хәлләр  министрлыгы вәкилләре белән берлектә янгын сүндерү-тактик өйрәнүләр үтте. Өйрәнүләр барышында “Шәфкать”нең физиотерапия бүлмәсендә янгын “чыганагы” табылды һәм бина эчендә булган әти-әниләрне, инвалид балаларны, хезмәткәрләрне куркынычсыз урынга күчерү һәм янгынны “сүндерү” буенча чаралар күрелде. Үзәк хезмәткәрләре янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче үк инструкция нигезендә эвакуация, кул астында булган янгын сүндерү чаралары белән “чыганак”ны сүндерү эшләрен башлап җибәрделәр. Янгын сүндерү тактик–өйрәнүләр вакытында үзәк бинасы янында ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәтләре кизү торды.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International