Тәүлек эчендә Татарстанда 17 янгын чыккан

2013 елның 7 октябре, дүшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 78 тапкыр ярдәмгә чыккан. 10 тапкыр чүп-чарны сүндерергә. Республикада  17 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 9 янгын. 3 кеше үлгән.1 кеше коткарылган.   Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  4 тапкыр чыктылар.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 19 тапкыр чыктылар. 12 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 10 тапкыр чыктылар. Шуларның 4се ишекләрне ачу буенча, ДТПга 3 тапкыр, башка чакырулар буенча 3 тапкыр.

06.10.2013 ел 01.25 Актаныш МР, Такталачык авылы, Кооператив урамы, 13 нче йорт

Ут беркатлы бүрәнәле йортта чыкты. Мәйданы 45 кв.м. Янган хәрабәләр арасында янгын сүндерүчеләр 1982 һәм 1974 елгы ир-ат мәетләрен табалар. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.

06.10.2013 ел 17.16 Яр Чаллы шәһәре, Яңа шәһәр, №25/18 йорт, 114 нче фатир

Биш катлы йортның беренче катында 114 нче фатирда янгын чыга. Мәйданы 2 кв.м. Төрле тән җәрәхәтләре белән, 1942 нче елгы ир-ат коткарыла. Янгынның сәбәбе- газ плитасын кулланган вакытта янгын куркынычсызлык таләпләрен дөрес үтәмәү.

06.10.2013 ел 17.50 Бөгелмә шәһәре, Калинина урамы, 67 нче йорт, 56 нчы фатир

Биш катлы йортның икенче катында 56 нчы фатирда янгын чыга, Мәйданы 4 кв.м. Утны сүндергән вакытта янгын сүндерүчеләр 1953 елгы ир –ат мәетен табалар. Янгынның сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.   

  

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International