Республиканың янгын сүндерү бүлекчәләре хәвеф-хәтәр буенча 30 тапкыр чыкты. Шуларның азык януга - 1 тапкыр, ялган чакыруга - 9 тапкыр, башка хезмәтләр белән үзара хезмәттәшлеккә – 8 тапкыр. Республика янгын сүндерүчеләре 9 янгынны сүндерделәр, шуларның 8 янгын – торак секторында, башка объектларларда - 1 янгын.Кызганыч, 1 кеше һәлак булды.1 кеше зыян күргән. 1 кеше коткарылган.
Янгыннарның сәбәпләре: электр җиһазларының җайланма һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу – 4 янгын, ут белән саксыз эш итү - 2 янгын, мичләрнең җайланма һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу – 3 янгын.
Ирекле янгын сакчылары бүлекчәләренең янгыннарны сүндерүгә чыгулары - чакырылмаганнар.
ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы каршындагы эзләү-коткару хезмәтенең дежур бүлекчәләренең чыгулары – 3 тапкыр, башкалары – 3 тапкыр. Профилактик эшләргә – 8 тапкыр.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе халыкка балаларны үзләрен генә калдырмау үтенече белән мөрәҗәгать итә.
- Бигрәк тә ябык фатирларда яки бүлмәләрдә балаларны ялгыз калдыру куркыныч. Янгын чыккан очракта алар үзләре генә янып торган бинадан тышка чыга алмыйлар.
- Исегездә тотыгыз: һәр өлкәннең бурычы - ут белән уеннарны булдырмау, балаларга аларның куркынычларын аңлату.
- Үз балаларыгызның иминлеге турында кайгыртыгыз: янгын вакытында кичекмәстән бинадан чыгып китәргә, ә аннары “101” номерына кәрәзле телефоннан янгын сагына яки “112” ашыгыч хезмәтләр чакыру бердәм номерына шалтыратырга кирәклеген аңлатыгыз.
Сез үзегез утка ничек каравыгыздан, балаларыгызның аңа ничек каравы бәйле.
Исегездә тотыгыз: янгын үзеннән-үзе килеп чыкмый. Аның сәбәбе - ут белән эш итүдә кешеләрнең ваемсызлыгы һәм гамьсезлеге. Исерек хәлдә кеше үз-үзен һәм гамәлләрен контрольдә тота алмый, өстәвенә башка кешенең тормышы өчен бернинди җаваплылык та китерә алмый.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең «Ышаныч телефоны»: 8 (843) 288-46-96.