Яшел Үзәндә авария-коткару эшләрен уздыру буенча республика ярышлары тәмамланды

2024 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Яшел Үзәндә Татарстан Республикасы территориясендә 2024 елда “Автомобиль транспортында авария-коткару эшләрен башкару буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының иң яхшы командасы” исеменә ярышлар тәмамланды.

Ярышларда бөтен республикадан янгынга каршы хезмәт күрсәтү бүлекчәләренең иң көчле 7 командасы катнашты.

Нәтиҗәдә, Яр Чаллыдан 72 нче янгын сүндерү-коткару бүлеге ышанычлы җиңү яулады. Икенче урында - Казанның 2 нче янгын сүндерү-коткару бүлеге командасы. Өченче урында Әлмәт шәһәреннән 65 нче янгын сүндерү-коткару бүлеге вәкилләре булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International