2024 елның 6 мартында булган вакыйгалар җыелмасы

2024 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

Республиканың янгын сүндерү бүлекчәләре хәвеф-хәтәр буенча 39 тапкыр чыкты. Шуларның азык януга - 4 тапкыр, ялган чакыруга - 18 тапкыр, башка хезмәтләр белән үзара хезмәттәшлеккә – 11 тапкыр. Республика янгын сүндерүчеләре 4 янгынны сүндерделәр, шуларның 1 янгын – торак секторында, башка объектларларда - 1 янгын.Кызганыч, 1 кеше һәлак булган.

Янгыннарның сәбәпләре: электр җиһазларының җайланма һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу – 2 янгын, ут белән саксыз эш итү - 2 янгын.

Янгын сүндерү бүлекчәләренең авария-коткару эшләрен уздыруга чыгуы – чыкмаганнар.

Ирекле янгын сакчылары бүлекчәләренең янгыннарны сүндерүгә чыгулары - чакырылмаганнар.

ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы каршындагы эзләү-коткару хезмәтенең дежур бүлекчәләренең чыгулары – 6 тапкыр, 4 тапкыр – ишек ачуга, 1 тапкыр – авыруны алып бару, юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен бетерүдә ярдәм күрсәтүгә – 1 тапкыр, килеп җитүгә “отбой” бирелгән - 1 тапкыр. Профилактик эшләргә – 7 тапкыр.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе халыкка балаларны үзләрен генә калдырмау үтенече белән мөрәҗәгать итә.

- Бигрәк тә ябык фатирларда яки бүлмәләрдә балаларны ялгыз калдыру куркыныч. Янгын чыккан очракта алар үзләре генә янып торган бинадан тышка чыга алмыйлар.

- Исегездә тотыгыз: һәр өлкәннең бурычы - ут белән уеннарны булдырмау, балаларга аларның куркынычларын аңлату.

- Үз балаларыгызның иминлеге турында кайгыртыгыз: янгын вакытында кичекмәстән бинадан чыгып китәргә, ә аннары “101” номерына кәрәзле телефоннан янгын сагына яки “112” ашыгыч хезмәтләр чакыру бердәм номерына шалтыратырга кирәклеген аңлатыгыз.

Сез үзегез утка ничек каравыгыздан, балаларыгызның аңа ничек каравы бәйле.

Исегездә тотыгыз: янгын үзеннән-үзе килеп чыкмый. Аның сәбәбе - ут белән эш итүдә кешеләрнең ваемсызлыгы һәм гамьсезлеге. Исерек хәлдә кеше үз-үзен һәм гамәлләрен контрольдә тота алмый, өстәвенә башка кешенең тормышы өчен бернинди җаваплылык та китерә алмый.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең «Ышаныч телефоны»: 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International