6 мартта Татарстанда хәбәр итү системасын тикшерү узачак

2024 елның 1 марты, җомга

Игътибар! Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы түбәндәгеләрне хәбәр итә: 6 март көнне 10:40 сәгатьтә республикада республика хәбәр итү системасын планлы тикшерү узды.

10.40 та сиреналар һәм сөйләм сиреналары яңгырый, аннан соң 10:43 тә радио- һәм телеканаллар эфирында сөйләм хәбәрләре тапшырыла

"Барыгызга да игътибар!" гражданнар оборонасы сигналы әнә шулай бирелә. Сиренаны ишеткәч, республика халкы радио яки телевизор кабызырга, сөйләм хәбәрен тыңларга һәм ишетелгән кагыйдәләр нигезендә эш итәргә тиеш.

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында билгеләп үтүләренчә, куркуга бирелү өчен сәбәп юк - тыныч булыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International