"Коткару йолдызы – 2024" фестивале яңа катнашучыларны чакыра

2024 елның 14 феврале, чәршәмбе

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сигезенче тапкыр «Коткару йолдызы» Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр иҗаты батырлык-патриотик фестивален үткәрә. Бу үсеп килүче буында батырлыкның заманча мисалларында ватанпәрвәрлек хисен тәрбияләргә, коткаручы һәм янгын сүндерүче һөнәрен популярлаштырырга, балалар һәм яшьләр арасында тормыш иминлеге мәдәниятен формалаштырырга тиешле уникаль проект.

Фестивальда быел ике төп темасы: “Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы: Батырлык-Намуслык-Коткару”; «Волонтерлар: безнең заман батырлары». Иҗат әсәрләренең тематикасы – янгын сүндерүчеләрнең, коткару хезмәтенең көндәлек эшенең чагылышы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International