«Россия чаңгы юллары» Бөтенроссия спорт акциясенә быел Татарстан Республикасы буенча килешү бүлекчәләре идарәсенең Түбән Кама филиалының Янгынга каршы федераль хезмәт отрядының 70 хезмәткәре кушылды. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы флагы астында, бер ярым чакрымга сузылган күпләп йөгерүдә янгын сүндерүчеләр, янгыннарны профилактикалау инженерлары, җитәкчелек составы катнашты - бу көнне Түбән Кама нефть химиясе комплексын саклау буенча хәрби кизү торудан азат булган барлык янгын сүндерүчеләр катнашты.
- Көн салкынча һәм кояшлы, кар уңмый гына шыгырдый - бүген чаңгы шуу өчен менә дигән һава! Ел саен без шәһәр предприятиеләре һәм оешмаларының хезмәт коллективлары арасында старт алабыз. Бу безнең отрядның күркәм гадәтләренең берсе. Өлкән буын белән бергә яшь янгын сүндерүчеләр дә чаңгыга басулары сөендерә, - спорт бәйрәме шатлыгы белән Түбән Кама янгын сүндерү хезмәте ветераны, 44 нче янгын сүндерү бүлеге начальнигы Дмитрий Гордеев бүлеште.
«Россия чаңгы юлы» 1982 елдан бирле уздырыла һәм илнең иң массакүләм спорт чараларының берсе булып санала. 2024 елда чаңгы узышы Икенче бөтендөнья сугышының мөһим вакыйгасына - Ленинград шәһәрен блокададан азат итүнең 80 еллыгына багышланган. Түбән Камада, йөгерүне оештыручылар исәпләве буенча, дистанцияне өч меңгә якын кеше узган.