Республиканың янгын сүндерү бүлекчәләре хәвеф-хәтәр буенча 26 тапкыр чыкты. Шуларның азык януга – 1 тапкыр, ялган чакыруларга – 5 тапкыр, башка хезмәтләр белән үзара хезмәттәшлеккә - 10 тапкыр. Республика янгын сүндерүчеләре 5 янгынны сүндерделәр, шуларның торак секторында – 3 янгын, склад биналарында һәм корылмаларында - 1 янгын, башка объектлар – 1 янгын. 1 кеше зыян күргән.
Янгыннарның сәбәпләре: электр җиһазларының җайланма һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу – 3 янгын, ут төртү - 1 янгын, башка сәбәпләр - 1 янгын.
Янгын сүндерү бүлекчәләренең авария-коткару эшләрен уздыруга чыгуы – 4 тапкыр.
Ирекле янгын сакчылары бүлекчәләренең янгыннарны сүндерүгә чыгулары – 1 тапкыр.
ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы каршындагы эзләү-коткару хезмәтенең дежур бүлекчәләренең чыгулары – 2 тапкыр, йөкле хатынны машинадан эвакуацияләү – 1 тапкыр, коткаручылар ярдәме кирәк булмады - 1 тапкыр, профилактик эшләргә – 8 тапкыр.
Татарстан Республикасы буенча гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр министрлыгының баш идарәсе халыкка балаларны үзләрен генә калдырмау үтенече белән мөрәҗәгать итә.
- Бигрәк тә ябык фатирларда яки бүлмәләрдә балаларны ялгыз калдыру куркыныч. Янгын чыккан очракта алар үзләре генә янып торган бинадан тышка чыга алмыйлар.
- Исегездә тотыгыз: һәр өлкәннең бурычы - ут белән уеннарны булдырмау, балаларга аларның куркынычларын аңлату.
- Үз балаларыгызның иминлеге турында кайгыртыгыз: янгын вакытында кичекмәстән бинадан чыгып китәргә, ә аннары “101” номерына кәрәзле телефоннан янгын сагына яки “112” ашыгыч хезмәтләр чакыру бердәм номерына шалтыратырга кирәклеген аңлатыгыз.
Сез үзегез утка ничек каравыгыздан, балаларыгызның аңа ничек каравы бәйле.
Исегездә тотыгыз: янгын үзеннән-үзе килеп чыкмый. Аның сәбәбе - ут белән эш итүдә кешеләрнең ваемсызлыгы һәм гамьсезлеге. Исерек хәлдә кеше үз-үзен һәм гамәлләрен контрольдә тота алмый, өстәвенә башка кешенең тормышы өчен бернинди җаваплылык та китерә алмый.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең «Ышаныч телефоны»: 8 (843) 288-46-96.