Өстәмә белем бирү педагогларын янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәттеләр

2024 елның 5 феврале, дүшәмбе

Түбән Камада Түбән Кама муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлегенең өлкән инспекторы Роман Сизов җәмәгатьчеләр белән берлектә “Илдус Харис улы Садыйков исемендәге балалар һәм яшьләр иҗат сарае” өстәмә белем бирү педагогларына янгын куркынычсызлыгы чараларына белем бирде.

Дәүләт янгын күзәтчелек инспекторы тыңлаучыларны шәһәрдә һәм районда янгыннар статистикасы белән таныштырды, янгын чыгуның төп сәбәпләренә кагылды, чөнки янгыннарны уңышлы кисәтү өчен аларның барлыкка килү сәбәпләрен белергә кирәк. Ә, статистика буенча, алар ешрак ваемсызлык, ут белән сакысыз эш итүдән килеп чыга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International