Янгын сүндерү машинасы йөртүчесе Линар Илһамов үзенең 60 яшьлеген 50 нче янгын сүндерү-коткару бүлегендә (ул Татарстан Республикасы буенча килешү бүлекчәләрә идарәсенең Түбән Кама филиалы Федераль янгынга каршы хезмәте отряды составына керә) кизүдә каршы алды.
Гәдәттәге иртәнге каравыл торучыларны аеру вакытында, Линар Илһамовны аның хезмәттәшләре һәм бүлек җитәкчесе Илдар Заһидуллин тәбрикләде.
Җавап сүзендә янгын сүндерү ветераны кыска гына итеп: «Әлегә мин кирәк һәм сәламәтлек мөмкинлек бирә - алга таба да постта ут белән көрәшәчәкмен!».