Бүген Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе спорт манежында Татарстан Республикасы Премьер-министры Кубогына Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгын-коткару спорты буенча XIX Бөтенроссия ярышларын ябу тантанасы узды. Татарстан Республикасы җыелма командасы спортчылары гомуми зачетта традицион турнирның триумфаторлары булдылар.
Өч көн дәвамында Россия Федерациясе субъектларыннан 11 өлкәннәр һәм 13 яшүсмерләр командасы бу дәрәҗәле ярышларда җиңү өчен көрәште. Стартка Идел буе федераль округының барлык субъектлары вәкилләре чыкты, шулай ук Свердловск өлкәсе, Санкт-Петербург, Пермь крае, Коми Республикасы һәм хәтта Приморье крае җыелма командалары да заявка бирде.
Ә бүген көн дәвамында медальләр өчен ир – атлар һәм хатын-кызлар көрәште. Спорт дисциплиналары традицион: штурм баскычы буенча уку манарасы тәрәзәсенә күтәрелү, киртәләр белән 100 метрлы полосаны җиңү һәм ике көрәш.