Үлемгә китерүче кар тозаклары. Ата-аналарга аерым игътибар!

2024 елның 20 гыйнвары, шимбә

    Бу көннәрдә Татарстан Республикасы территориясендә яуган карның күп булуы 2018 елның кышында республикабызда берничә гаиләгә кагылган фаҗигаләрнең кабатлануына сәбәп булырга мөмкин. Ул вакытта Бөгелмә районында кар көртенең төшүе аркасында 4 бала һәлак булган. Тагын өч кешене вакытында гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре коткара алды.

     Мондый фаҗигаләрдән саклану өчен Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе ата-аналарга балалар белән йөргәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү турында аңлату әңгәмәләре үткәрергә киңәш итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International