Татарстанның барлык автомобиль юлларында диярлек автотранспорт хәрәкәте чикләнгән. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең планнан тыш утырышы узды. Авыр һава шартларында транспортның өзлексез хәрәкәтен һәм торак-коммуналь хуҗалыкның эшләвен тәэмин итү буенча өстәмә чаралар тикшерелде.