Яңа ел һәм раштуа бәйрәмнәре - гражданнар тарафыннан пиротехник әйберләрне күпләп эшләтеп җибәрүнең традицион вакыты. Түбән Кама муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге инспекторлары сыйфатсыз һәм сроксыз продукцияне ачыклау максатыннан пиротехник әйберләр сату урыннарына рейдлар үткәрәләр. Бу киләсе Яңа ел бәйрәмнәрендә һәм каникулларда куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен кирәк.
Гирляндалар сатып алуда пиротехникага карата таләпләр кулланыла. Алар сыйфатлы, завод гарантиясе белән һәм төзек булырга тиеш. Агач янында Бенгал утларын яндырырга ярамый.
Шунысын да истә тотарга кирәк, яңа елда янгынның сәбәпләре төрле булырга мөмкин. Салютлар да, күп санлы гирляндалар да куркыныч тудыра.
2023 елның 25 декабреннән 2024 елның 8 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә махсус янгынга каршы режим урнаштырыла.