Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Дмитриевич Нагуманов һәм Әлмәт янгын-коткару гарнизоны инициативасы белән ирекле янгын сүндерү командаларын җиһазландыру өчен ЛКТ-4П янгын прицеплары сатып алынды.
ЛКТ-4П янгын прицепын куллануның төп өлкәсе булып торак корылмаларда, авыл хуҗалыгы объектларында, инфраструктура объектларында янгыннарны сүндерү тора. Махсус техника конструкциясе берничә бурычны үтәргә мөмкинлек бирә, алар арасында цистернадан һәм сулыклардан су һәм башка янгын сүндерү чараларын ташу һәм бирү. Янгын прицепы кирәкле янгын-техник корал белән җиһазландырылган.
2023 елда Әлмәт муниципаль районында 421 янгын булган, бу узган елның шул ук чорыннан 8% ка кимрәк. Янгыннарда 4 кеше һәлак була, бу узган елның шул ук чорыннан 50% ка кимрәк.