Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Әлмәт муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге башлыгы Равил Хөсәенов Әлмәт шәһәрендә Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышында чыгыш ясады.
Чыгыш барышында гадәттән тыш хәлләр министрлыгы спикеры мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренә бәйрәм чараларын оештыруда һәм үткәрүдә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен җиткерде.
Балаларның ут белән шаяртулары аркасында янгыннарга юл куймас өчен, дәүләт инспекторы балалар һәм аларның әти-әниләре белән аңлату әңгәмәләре үткәрү кирәклеген аңлатты.