Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгында быел гражданнарның соңгы планлы аттестациясе узды.
Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы аппаратының дүрт граждан хезмәткәре биләгән вазыйфаларына туры килү-килмәү буенча аттестация үтте.
Һәр хезмәткәрнең аттестациясе өч елга бер тапкыр уза. Аттестацияләнүчеләрнең барысы да компьютер тестларын уңышлы узды, аларга аларның вазыйфаи бурычларына, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турындагы гамәлдәге законнарны белүгә, коррупциягә каршы торуга кагылышлы сораулар бирелде.
Коллегаларыбызны чираттагы аттестацияне уңышлы узулары белән котлыйбыз!