Профессионалларның балаларга күрсәтмәләре - бозга чыкмаска!

2023 елның 15 декабре, җомга

Көн саен диярлек Казан шәһәренең СКҖ коткаручылары КСДИ инспекторлары белән берлектә шәһәрнең уку йортларында балаларны сулыкларда боз астына төшүдән саклап калу өчен уку дәресләре һәм укучылар белән әңгәмәләр үткәрәләр. Мондый профилактик эш нәтиҗәсендә республикада бозлавык чоры башланганнан бирле балалар белән бер генә бәхетсезлек очрагы да булмаган.

 Бу юлы профилактика дәресләрендә Казанның 144 һәм 47 нче урта мәктәп укучылары катнашты, алар инспекторлар һәм коткаручыларның киңәшләрен игътибар белән тыңладылар һәм истә калдырдылар.

Барлык мәктәп укучыларына коткаручылар-җәмәгатьчеләр куркынычсыз тәртип кагыйдәләре һәм зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтү турында аңлаешлы итеп язылган белешмәләр тараттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International