9 декабрьдә Түбән Каманың 31нче мәктәбендә әлеге уку йортын тәмамлаучылар истәлегенә тантаналы чара узды. Сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булганнарның әти-әниләре белән мәктәп укучылары, укытучылар, хәрби комиссариат, шәһәрнең ветераннар оешмалары вәкилләре, шулай ук Түбән Кама федераль янгынга каршы хезмәт отрядының ут көрәшчеләре очрашты.
Ут көрәшчесе карьерасы турында кадрлар һәм тәрбия эшләре бүлеге начальнигы Валерий Рыцов сөйләде.