Сулыкларда куркынычсызлык тематикасы буенча бик күп рәсемнәр һәм видеороликлар конкурска бөтен республикадан мәктәпкәчә яшьтәге һәм мәктәп укучыларыннан килгән. Төсле эшләр һәм оригиналь видео сюжетларны балалар үзләре иҗат иткәннәр һәм ата-аналарын ярдәмгә җәлеп иткәннәр, шуңа күрә компетентлы жюрига җиңүчеләрне билгеләү бик авыр булган. Конкурста мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбияләнүчеләре һәм Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының 1-11 сыйныф укучылары катнашты.
Республика конкурсы нәтиҗәләре, катнашучы сертификаты, призер дипломы. җиңүче дипломы РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе сайтындагы файлларга беркетелгән.