Түбән Камада «Кама Артек» үзәгендә «Яшьләр лабораториясе» дигән яшьләр конференциясе узды. Тәҗрибә уртаклашу өчен Түбән Камага бөтен республикадан 200дән артык кеше җыелган – алар ял оештыру өчен җаваплы башкарма комитетлар белгечләре, лагерьлар башлыклары һәм дәүләт учреждениеләре белгечләре. Конференциядә катнашучылар өчен өч көн дәвамында консультация мәйданчыклары эшләде, шулай ук спикерларның тематик чыгышлары планлаштырылган. Моннан тыш, катнашучылар Татарстан Республикасында балалар лагерьларын үстерү концепциясен эшләделәр.
Агымдагы елның җәйге сәламәтләндерү сезонында 39 балалар лагере эше оештырылды.
Балалар сәламәтләндерү лагерьларына керер алдыннан Түбән Кама муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлеге инспекторлары әлеге учреждениеләрнең контроль (күзәтчелек) һәм профилактика чараларын үткәрделәр.
Стационар лагерьлардан тыш районда мәктәп яны һәм палатка лагерьлары эшли, анда һәр палатка автоном төтен янгын хәбәрчесе белән җиһазландырылган.